Эпидемиолог Татарстанда яңа сезонда көтелгән грипп штаммнарын атады
Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппның актуаль штаммнарыннан вакциналар кайткан. Нинди штаммнар турында сүз баруы турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
«Агымдагы сезонда без стандарт штаммнар көтәбез. Традиция буенча А һәм В тибындагы грипп көтелә. А гриппыннан – «Гонконг»(H3N2) штаммы», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.
Исегезгә төшерәбез, бу сезонда ТР халкының яртысыннан күбрәгенә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр.