Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» фестивале була
9 август Арча районы Яңа Кырлай авылында традицион ат-спорт бәйрәме — «Ат көне» узачак.
Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста токымлы һәм ярымкатнаш, җирле токымлы атларда 40, 80, 100 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның, ат спорты мәктәбе балаларының күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Ат арбасын иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак. Ат өстендә көрәш буенча «Аударыш» ярышлары узачак.
Бәйрәмнең махсус кунаклары Әнвәр Нургалиев, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар чыгышы көтелә.
- «Ат көне» бәйрәме 2015 елдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.