Россиядә медиан хезмәт хакы ике ел эчендә 1,4 тапкыр арткан
Россиядә 2025 елның апрелендә медиан хезмәт хакы 73 871 сумга җиткән. Росстат мәгълүматлары нигезендә РИА Новости агентлыгы ясаган анализ шуны дәлилли.
2023 елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 1,4 тапкыр арткан – ике ел элек ул 52 558 сум булган.
Медиана хезмәт хакы – эшләүчеләрне ике тигез төркемгә бүлә торган күрсәткеч ул: аларның яртысы - шул суммадан югарырак, яртысы түбәнрәк хезмәт хакы ала.
Тәмәке эшләнмәләре җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләренең медиан керемнәре иң югарысы - 155,4 мең сум. Экстерриториаль оешмалар һәм органнар хезмәткәрләре (135,2 мең) – икенче урында.
Алга таба исемлекне файдалы казылмалар чыгару (127,6 мең), мәгълүмати-коммуникацион сектор (125,6 мең) һәм финанс-иминият өлкәсе (118,3 мең) тармакларында эшләүчеләр дәвам итә.
Иң түбән медиан хезмәт хаклары мәгариф (50,5 мең), мәдәният, спорт һәм ял итү (51,9 мең), шулай ук сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү (56,1 мең) өлкәләрендә эшләүчеләргә түләнә.
Тикшеренү, кече бизнес субъектларыннан тыш, 95,4 мең оешманы колачлаган. Сайлап алуга эләккән хезмәткәрләрнең гомуми саны 28,4 миллион кеше тәшкил иткән. Тикшеренү һәр ике ел саен үткәрелә һәм апрель мәгълүматларына нигезләнә.