Әлмәттә Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итү программасы билгеле
Әлмәттә Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды. Бәйрәм ел саен 2 августта билгеләп үтелә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Шәһәр паркында 10:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалына һәм һава-десант гаскарләренә нигез салучы һәм Советлар Союзы Герое генерал Василий Маргелов бюстына чәчәкләр салу белән тантаналы митинг узачак.
Бәйрәм шәһәр сусаклагычында 13:00 сәгатьта уза. Анда концерт, мастер-класслар, автоматларны җыю һәм сүтү буенча күрсәтмә чыгышлар, шулай ук кыр кухнясы булачак.