Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Августтан – яңа законнар: пенсиягә өстәмә, спамнан баш тарту, үсмерләргә счет ачуны тыю

1 августтан ил халкын мошенниклардан яклауга юнәлтелгән законнарга үзгәрешләр үз көченә керә. Үзгәрешләр шулай ук эшләүче пенсионерларга һәм хәтта балалар уенчыкларына да кагылачак. Җәйнең соңгы аенда законнар ничек үзгәрер – «Татар-информ» материалында.

Пенсиягә өстәмә түләүне 2024 елда рәсми рәвештә эшләвен дәвам иткән һәм аның өчен эш бирүче иминият кертемнәрен түләгән пенсионерлар алачак

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Эшләүче пенсионерларга түләүләр артачак

Россия Социаль фонды эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен 2025 елның 1 августыннан яңадан исәпләячәк. Фондның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пенсиягә өстәмә түләүне 2024 елда рәсми рәвештә эшләвен дәвам иткән һәм аның өчен эш бирүче иминият кертемнәрен түләгән пенсионерлар алачак.

Пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми - барлык кирәкле түләүләр августта автомат рәвештә исәпләнәчәк.

Киләсе елларда эшләүче пенсионерларның пенсияләре, эшләмәүчеләрнеке кебек үк, ел саен индексацияләнәчәк. Иминият кертемнәре суммасы хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле, шуңа күрә һәр эшләүче пенсионерның түләүләре төрлечә күләмдә артачак.

Моннан тыш, июльдә 80 яше тулган пенсионерлар әлеге яшькә җиткән көннән иминият пенсиясенә өстәп икеләтә күләмдә (17 815,4 сум) фиксацияләнгән түләү алачак.

Пенсионер 2025 елның июлендә I төркем инвалидлык алган очракта, аның инвалидлык бирелгән көннән фиксацияләнгән түләве 8907,7 сумга артачак.

80 яше тулган һәм I төркем инвалид булган пенсионерларга карау өчен өстәмә түләү билгеләнә: иминият пенсиясенә 1314 сум, дәүләт пенсиясенә 1377 сум өстәп түләнә. Исегезгә төшерик, өстәмә түләүләр икесе дә быел 1 гыйнвардан һәм 1 апрельдән кертелде. Бу түләүләрне алу хокукына июльдән ия булучылар аларны августтан ала башлаячак.

Шул ук вакытта пенсионер бер генә өстәмә түләү алырга мөмкин. Әйтик, I төркем инвалидка 80 яшь тулган очракта аңа яше өчен өстәмә түләү билгеләнми, чөнки ул инде икеләтә күләмдәге фиксацияләнгән түләү һәм карау өчен өстәмә түләү ала.

Россиялеләр элемтә операторы сайтындагы шәхси кабинетында яки мобиль сервис аша спам таратулардан баш тарта алачак

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Кибермошенникларга каршы көрәш

Җәйнең соңгы аеннан үз көченә керәчәк тагын бер новелла – россиялеләр элемтә операторы сайтындагы шәхси кабинетында яки мобиль сервис аша спам таратулардан баш тарта алачак. Оператор спамнан баш тарту турында гариза юллаган абонентка икенче көннән үк спам-хәбәрләр җибәрүне туктатырга тиеш була.

Бу закон быел яздан бирле кабул ителүче кибермошенникларга каршы чаралар пакетының дәвамы булып тора. Язын әлеге чаралар җыелмасы кысаларында үз-үзеңә кредит бирүне тыю мөмкинлеге кертелгән иде. Исегезгә төшерик, 1 июньнән банкларга һәм дәүләт органнарына клиентларга мессенджерлар аша шалтырату һәм язу тыелды. Шулай ук банкларның кушымталарына яки Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен код белән СМС хәзер телефоннан сөйләшүне тәмамланганнан соң гына килә ала.

Сентябрьдән бу юнәлештә башка нормалар да гамәлгә кертелә. Әйтик, банклар банкомат аша акча алырга теләүче моны мошенниклар тәэсирендә эшли дип шикләнгән очракта, клиентка акча бирүдән баш тартырга мәҗбүр булачак. Элемтә операторлары исә юридик затлардан яки шәхси эшмәкәрләрдән килгән шалтыратуларны маркировкаларга тиеш була.

14-18 яшьтәге үсмерләр законлы вәкилләренең язмача ризалыгы белән генә банкта счет ача алачак

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Яшүсмерләр ата-аналар ризалыгыннан башка банкларда счет ача алмаячак

1 августтан үз көченә керәчәк киләсе закон шулай ук аферистларга каршы көрәшүгә юнәлтеләчәк. 14-18 яшьтәге үсмерләр законлы вәкилләренең язмача ризалыгы белән генә банкта счет ача алачак. Искәрмә булып тулы хокуклылыкка ия булган балалар (мәсәлән, өйләнгән, хезмәт килешүе нигезендә рәсми рәвештә эшләүче яки әти-әнисе, уллыкка алучылары яки попечительләре ризалыгы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр) тора.

Әлеге закон беренче чиратта дропперлар эшчәнлеген чикләүгә юнәлтелгән. Дропперлар эшчәнлеге яшүсмерләрнең картасы аша алданган кешеләрнең акчаларын чыгарудан гыйбарәт. Суммалар кайвакыт берничә миллион сум тәшкил итә ала.

Яшүсмерләргә 1 августка кадәр бирелгән карталар элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк, алар өчен бернинди дә чикләүләр кертелмәячәк.

Уенчыклар балаларга зыян килү куркынычын булдырмас өчен яшь буенча төгәл бүленәчәк

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Балалар уенчыкларына ГОСТ

Быел август ае башыннан шулай ук балалар уенчыкларына яңа дәүләт стандарты кертелә. Яңа ГОСТ нигезендә уенчыклар яшь төркемнәре, эшчәнлек төрләре һәм җитештерү материаллары буенча классификацияләнергә тиеш булачак.

Дәүләт стандарты беренче чиратта иминлек таләпләренә кагылачак һәм уенчыкларны кулланганда мөмкин булган төп куркынычларны – гигиена, травматик, химик һәм янгын куркынычларын тасвирлаячак.

Хәзер уенчыклар балаларга зыян килү куркынычын булдырмас өчен яшь буенча төгәл бүленәчәк. Моннан тыш, уенчыклар җитештерү өчен зарарлы матдәләр кушылган арзанлы пластик һәм башкалар кебек куркыныч материаллар куллану тыелачак.

Августтан конкурентлыкны киметү өчен төзелә торган килешүләрне кисәтү һәм ачыклау өчен «Антикартель» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаячак

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Ясалма фәһем нигезендә булдырылган «Антикартель» системасы

Үзгәрешләр шулай ук дәүләт сатып алулары базарына да кагылачак. Августтан конкурентлыкны киметү өчен төзелә торган килешүләрне кисәтү һәм ачыклау өчен «Антикартель» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаячак. Операторы Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) булачак.

Система монополиягә каршы көрәшүчеләрнең эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен дәүләт органнары һәм юридик затларның мәгълүмат системаларыннан белешмәләр ала, шулай ук күләмле мәгълүматлар һәм Ясалма фәһем технологияләрен куллана алачак.

Гади итеп әйткәндә, «Антикартель» системасы бәяләрнең синхрон үзгәрүләрен күзәтәчәк һәм ялган компанияләрнең сатуларында катнашуны ачыклаячак. Бу мәгълүматларны эшкәртүнең югары тизлеге ярдәмендә картель килешүләрне нәтиҗәлерәк ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Александр Хевронин, tatar-inform.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России