Бөгелмәдә самокаттан егылган яшүсмернең үлеменнән соң җинаять эше кузгатканнар
Бөгелмәдә тикшерүчеләр электросамокатта йөргәндә имгәнгән яшүсмер үлеменнән соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Элек хәбәр ителгәнчә, кичә яшүсмер электр самокатында йөргән. Хәрәкәт иткәндә ул декорациянең металл баганасына килеп бәрелгән.
Яшүсмерне җәрәхәтләр белән хастаханәгә салалар, бүген иртән ул вафат була.
Тикшерүчеләр иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгаткан.