Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны «Татарстанның күптәнге дусты» дип атады
Төрекмәнстанга визиты барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Татарстан лидеры үзенең телеграм-каналында билгеләп үткәнчә, Бердымөхәммәдов – республиканың күптәнге дусты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татарлар һәм төрекмәннәрне уртак милли һәм мәдәни тамырлар берләштерә. Ул Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хәзерге сәүдә-икътисади элемтәләр ныгыр, ә халыклар арасындагы дуслык үсүен дәвам итәр, дигән ышанычын белдерде.