Алабугада һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүген Алабугада шәһәр планеркасында махсус хәрби операциядә хәрби бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак булган хәрбиләрне бүләкләү тантанасы булды. Геройларның туганнарына Россия Президенты карары белән гамәлгә куелган дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Радик Харисов «Батырлык» ордены, Александр Сычев белән Василий Согорин «Батырлык өчен» медале, Максим Кузьмин II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале, Алик Гусейнов РФ Саклану министрлыгы медале белән үлгәннән соң бүләкләнделәр.
«Алабугалылар исеменнән һәлак булган якташларыбыз гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Мәңгелек дан һәм мәңгелек хәтер!» — дип язды район башлыгы Рөстәм Нуриев Телеграм-каналда.