Чаллыда махсус операция хәрбиләренә һәйкәл куелачак
Чаллыда махсус хәрби операция хәрбиләр истәлегенә һәйкәл куелачак. Ул «Ватан-ана» мемориаль комплексында була. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев «Абилимпикс» конкурсында катнашкан хәрбиләр белән очрашуда әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.
«Һәйкәл кую теләге белән безгә Махсус хәрби операция ветераннары советы рәисе Шамил Әюпов чыкты. Мәңгелек ут янында тамашачылар трибунасы бар. Аның булуы нонсенс. Мәңгелек ут янында утырырга түгел, башны иеп басып торырга кирәк. Әлеге трибуналар 9 майда гына кулланыла, шуңа без анда вакытлыча трибуналар да алып килә алабыз. Әлеге трибуналарны сүтеп мәңгелек ут һәм БТР уртасында һәйкәл куярга кирәк», – диде мэр.