Прокуратура Мәскәү – Казан елга круизы пассажирлары агулану турында хәбәрне тикшерә
Социаль челтәрләрдә «Лев Толстой» теплоходы пассажирларының агулануы турында хәбәрләр таралганнан соң Идел буе транспорт прокуратурасы тикшерү башлады.
Ведомствоның якынча мәгълүматлары буенча, Мәскәү – Казан маршруты буенча барган «Лев Толстой» круиз теплоходы пассажирларының хәле начарлану очраклары ачыкланган.
«Татарстан транспорт прокуратурасы санитария-эпидемиология законнарын һәм пассажирларның хокукларын үтәүне тикшерә. Күзәтчелек чаралары Мәскәү төбәкара транспорт прокуратурасы белән берлектә башкарыла», – диелә хәбәрдә.