Казанда «Ярдәм» фондында инвалид балалар өчен инклюзив медицина үзәге оештырылачак
Казанда «Ярдәм» хәйрия фонды базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган яңа туган балалар өчен инклюзив медицина үзәге оештырырга планлаштыралар. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк эшенең төп юнәлешләренең берсе – ата-аналарны яңа туган баланы дөрес тәрбияләргә өйрәтү. Белгечләр бәяләмәсе буенча, гомернең беренче 200 көнендә вакытлы һәм профессиональ ярдәм балаларда инвалидлыкны 30 процентка кисәтергә булыша.
Медицина үзәге фондның Серов урамында тернәкләндерү комплексының яңа корпусында урнашачак. Бинаны 2026 елда төзеп бетерергә планлаштыралар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүнең төп аспектлары турында Казанда узган түгәрәк өстәлдә сөйләштеләр. Дискуссиядә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, «Ярдәм» фондының вице-президенты, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова катнашты, шулай ук Уфадан «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фонды директоры Фәйрүзә Латыйпова да авыру балалар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты.
Айрат Фәррахов үзенең Телеграм-каналында язганча, заманча һәм инновацион эшләнмәләр кертү балалар инвалидлыгы күрсәткечләрен киметергә булышырга мөмкин. Ул соңгы елларда инвалид балалар саны арту күзәтелгәнен, ә тәкъдим ителгән карарлар шактый перспективалы һәм чын практик ярдәм күрсәтергә сәләтле булып күренгәнен әйтте.