Путин Татарстанның ике кешесенә мактаулы исемнәр бирде
Россия Президенты Владимир Путин һөнәри эшчәнлекләрендә аерылып торган Татарстанның ике кешесенә мактаулы исемнәр бирде. Бүләкләү турындагы карар хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урын алган.
ТР Спорт көрәше федерациясе киңәшчесе Рөстәм Таһировка «Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелде. Аны физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен билгеләп үттеләр.
«Россия Федерациясенең атказанган пилоты» исемен «Тулпар Эйр» авиакомпаниясенең пилот-инструкторы Сергей Матросов алды. Ул профессиональлеге, күпьеллык хезмәте һәм авиация техникасын үзләштерүдә һәм эксплуатацияләүдә югары казанышлары өчен бүләкләнде.