«Бистә шәле» фестивалендә рекорд зурлыгындагы шәл мәйдан уртасына чыгачак
Балык Бистәсе районында 16 августта 11.00 сәгатьтә «Бистә шәле» III республика хатын-кызлар кәсебе фестивалендә иң зур рекорд шәл тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия Кәримуллина хәбәр итте.
«Фестивальдә мәйдан уртасына иң зур шәл чыгачак. Мәдәният хезмәткәрләребез җыелышып, шәлләрне тоташтырып, рекорд шәл ясадылар. Аны 16 августта мәйданның уртасына алып чыгып күрсәтәчәкләр. Бу шәлнең хикмәте шунда: 80гә якын шәл – 2025 елның июль азагы-август башында Балык Бистәсе халкы бәйләгән шәлләр. 16 августка кадәр әле тагын шәлләр бәйләнеп өстәләчәк», – диде Лилия Кәримуллина.
Фестивальдә, шулай ук, үзенчәлекле бәйләнешле һәм бизәкле шәлләр «Иң креатив шәл» номинациясендә тәкъдим ителәчәк.