Казанда Татарстан «Белем» мәгариф музее ачыла
13 августта Казанда КФУ структурасында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музеен ачу тантанасы була. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы мәгариф музее 2023 елда республикада игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итә торган чаралар планы нигезендә төзелде.
Музейны төзүгә Татарстан бюджетыннан 110 млн сум акча бүлеп бирелгән, ә аның нигезенә 1985 елда оештырылган ТР Халык мәгарифе музее коллекцияләре (5000нән артык) салынган.
Хәзер Татарстан «Белем» мәгариф музее Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының беренче катында урнашкан.
Экспонат фонды фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының уникаль экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылды.
Музейның яңа төзелгән киңлегенә ресепшен, гардероб һәм санитария-гигиена бүлмәсе булган сервис-мәгълүмат зонасы, экспозиция заллары, хезмәткәрләрнең эш кабинеты, сервер бүлмәсе, музей экспонатларын саклау бүлмәсе керә.
Экспозиция Татарстан территориясендә мәгариф үсешен чагылдыра, урта гасырлар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге озын чорны үз эченә ала. Экспозициянең фәнни нигезләнгән сценарие, төрле чорларның уникаль чын һәйкәлләре - XII гасырдан XXI гасырга кадәр, заманча мультимедиа чаралары, шулай ук үзенчәлекле сәнгать проекты музей экспозициясен иң киң аудитория өчен кызыклы итә.