Сәмәркандта «Умырзая» татар һәм башкорт мәдәни үзәге Сабан туе бәйрәмен оештыра
16 августта 16.00 сәгатьтә Сәмәрканд өлкәсенең «Умырзая» татар һәм башкорт мәдәни үзәге Сабан туе милли бәйрәменә чакыра. Бу хакта Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Татар милли-мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.
«Кунакларны җырлар, биюләр, шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Әбелханова һәм Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова чыгышлары көтә. Чара Суперфосфатный бистәсендәге «Нурафшон» мәдәният сараенда узачак. Керү ирекле», – диелә хәбәрдә.