Элвин Грей 30 августта Бөгелмәдә Шәһәр көнендә бушка чыгыш ясаячак
Популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) 30 августта Бөгелмәдә Шәһәр көнендә катнашачак һәм бушлай концерт куячак. Бу хакта җырчы үзенең Телеграм-каналында язган.
Артист сүзләренчә, Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттаховның Телеграм-каналындагы дискуссиядән соң ул шундый карар кабул иткән. Анда шәһәр халкы танылган җырчыларны чакыру өчен бюджет акчаларын сарыф итәргәме, әллә бу акчаларны җирле талантларга булышу өчен һәм махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю өчен тоту яхшыракмы дип фикер алышкан.
Җырчы сүзләренчә, ул Дамир Фәттаховка шалтыраткан һәм бу изге эш хакына чыгымнардан баш тартырга әзер булган кешеләргә ярдәм итү өчен шәһәргә килергә тәкъдим иткән. Бөгелмә башлыгы ризалашкан.
Шулай ук бәйрәм барышында махсус операция хәрбиләре өчен масштаблы гуманитар ярдәм җыю оештырылачак, дигән Элвин Грей.