Малайзия Короле Россиянең «Аурус» автомобиленә югары бәя бирде
Малайзия Короле Ибраһим Искәндәр Россиянең «Аурус» автомобилен югары бәяләде, ул машина салонында тәмле ис килеп торуын билгеләп үтте. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Солтан Ибраһим йөзләгән төрдәге машина коллекционеры гына түгел, ә техниканың төрле төрләрен белүче эксперт буларак та билгеле», – диде Галимова.
Исегезгә төшерәбез, Солтан Ибраһим Казан Кремленә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга «Аурус» машинасында килде.
Видео: Лилия Галимованың Телеграм-каналыннан