Путин ел ахырына инфляция 6-7 процентка кадәр кимергә мөмкин дип фаразлый
Россиядә инфляция күрсәткече июль ахырына 8,8 процентка кадәр акрынайды, март аенда ул 10,3 процент тәшкил иткән иде. Ә ел ахырына ул 6-7 процентка кадәр кимергә мөмкин, бу фаразланган күрсәткечләрдән түбәнрәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә белдерде.
«Инфляцияне киметү мөһим казаныш булып тора. Әгәр март нәтиҗәләре буенча ул еллык чагылышта 10,3 процент тәшкил итсә, июнь ахырында – 9,4 процент, ә июль нәтиҗәләре буенча инде 8,8 процент», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Ул шулай ук искәрткәнчә, агымдагы елда РФ Хөкүмәте һәм Россия Банкы алдында икътисадны баланслы үстерү траекториясенә чыгу бурычы торды, бу эшсезлекне «тотрыклы түбән дәрәҗәдә» саклап калу белән бергә инфляцияне дә киметүне күздә тотты.