Мордовиянең Белозерье авылында спорт-мәдәният бәйрәме узган
Мордовия Республикасы Ромоданов районының Белозерье авылында «Сәламәт яшәү рәвеше» спорт-мәдәният бәйрәме булды. Бәйрәм кунаклары өчен ярминкә дә оештырылган, анда җирле җитештерүчеләрнең товарларын, чәкчәк һәм дини әйберләр тәкъдим ителгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Кунакларны татар чәкчәге, рус калачы һәм мордва беленнәре белән каршы алганнар. Җыелган халыкны пылау һәм шурпа белән сыйлаганнар.
Яшьләр өчен интеллектуаль һәм күңел ачу павильоннары эшләгән. Төрле спорт ярышлары уздырылган, каратистларның күрсәтмә чыгышы булган.
Ромоданов районының спорт имиджын ныгыткан өчен Белозерье урта мәктәбе укучылары Али Рамазанов һәм Муса Ишалиевка рәхмәт хатлары тапшырганнар.
Чарада Мордовия Республикасы Башлыгы администрациясе һәм Мордовия Хөкүмәте, Ромоданов районы администрациясе вәкилләре, махсус операция катнашучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашкан.