Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан спортчыларын кабул итте
Бүген Казан Кремленең тантаналар залында 2024-2025 елгы сезонда Россия һәм халыкара ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәткән Татарстан спортчыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлау чыгышында Сингапурда август башында тәмамланган су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында медальләр яулаган Татарстан йөзүчеләренең соңгы җиңүләренә тукталды. Татарстан лидеры синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның зур өлешен билгеләп үтте.
«Сезне 2024/2025 елгы сезонда уңышлы чыгышларыгыз белән котлыйм. Сез су спорты төрләрендә, көрәштә, бию спортында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттегез. Йөзүчеләребезнең су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясавын билгеләп үтәсем килә. Сез тагын бер тапкыр илебез спортының көчен, дөньякүләм дәрәҗәдәге спортчылар белән лаеклы ярышырга мөмкин булуын күрсәттегез.
Без Россия һәм республикада су спорты төрләрен үстерүгә зур игътибар биргәне өчен Татьяна Николаевна Покровскаяга рәхмәтле. Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез һәм зур абруегыз сәбәпле, безнең спортчылар дөнья беренчелегендә бик әйбәт чыгыш ясады һәм югары әзерлеген күрсәтте.
Бильярдчы Диана Миронова чираттагы тапкыр үзенә тиңнәр булмавын раслады. Ул – әлеге дисциплинада унбиш тапкыр дөнья чемпионы. Һәм, әлбәттә инде, чаңгы узышларына, безнең җыелма команданың чемпионатта һәм Россия Кубогында берсүзсез җиңүенә тукталып үтәргә телим.
Кадерле дуслар, без республикабызда спортта иң югары үрләр яуларга сәләтле кешеләр яшәве белән горурланабыз. Сез дә, тренерларыгыз да шул үрләргә омтылды. Җиңүдә туганнарның һәм якыннарның теләктәшлеге, шулай ук Татарстан җанатарларының күпсанлы армиясе мөһим роль уйнады», – дип искәртте ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый җиңүләр республика халкы белән эзлекле эшчәнлектән башка мөмкин булмас иде. Ә Татарстан аларга массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык шартларны да тудыра.