Татарстанда пилотсыз очу аппараты бүлекчәләренә контрактниклар җыюны озайттылар
Татарстанда пилотсыз очу аппараты бүлекчәләренә контракт буенча хәрби хезмәткә алуны август ахырына кадәр озайттылар.
Контрактникларны еракка һәм якынга оча торган дроннар, коптер тибындагы пилотсыз очкычлар һәм FPV-дроннар белән идарә итү бүлекчәләренә җыялар. Алар «Ланцет», «Орлан», «Элерон», «Герань» дроннары һәм башка заманча пилотсыз очкычлар белән эшләячәк.
Татарстанда хәзер контрактниклар өчен уникаль мөмкинлекләр барлыкка килде. Түләүләр сизелерлек арттырылды - частька язылганда ук 3,1 миллион сум алырга мөмкин.
Пилотсыз очкыч белән идарә итәргә теләүчеләрне башта укыталар – моның өчен укыту төркемнәре формалаштырылган.
Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәнергә һәм РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрне август ахырына кадәр генә көтәләр, чөнки лимит кертелгән - 50дән артык кеше кабул итмиләр.
Нигездә, 40 яшькә кадәрге яшь белгечләрне көтеп калалар, әмма тәҗрибәсе булганнарга искәрмә ясарга да мөмкиннәр. Армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе булу мәҗбүри түгел. Башка төбәкләрдән дә кабул итәләр.
Калган контрактниклар нинди ташламалар алса, заманча армиянең элитасы булырга теләүчеләрне дә шундый ук ташламалар көтә. Барлык өстенлекләрнең тулы исемлеге белән түбәндәге сайтларда танышырга мөмкин: heroes-tatarstan.ru һәм заботасво.tatar.
Контракт имзалау өчен Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (Аэропорт урамы, 1), Воровский урамындагы «Батыр» үзәгенә, теләсә кайсы район хәрби комиссариатына яисә 8 (800) 222-59-00 (башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен), 117 (республикада яшәүчеләр өчен) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.