Чаллыда биш дәрестә намаз укырга өйрәтәчәкләр
Бүген, 16 август көнне Чаллыда «Намаз уку җиңел ул!» проектының чираттагы курсы башлана. Анда тиз арада (5 дәрес эчендә) намаз укырга өйрәнергә мөмкин булачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Сәрия Гарипова яза.
Ир-атларның беренче дәресе 9-12 сәгатьләрдә була. Мөгаллим – Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов. Чираттагы дәресләр 23, 30 августта, 6, 13 сентябрьдә үтә.
Хатын-кызларның беренче дәресе 30 августта 13.00 сәгатьтә башлана, чираттагылары – 6,13 августта, 20, 27 сентябрьдә. Мөгаллимә – Равия Нургалиевна.
Укулар «Чаллы Яр» мәчетендә (Казан проспекты, 179) үтә. Түләүсез.
Белешмәләр өчен телефон: 8 960 067 84 49