Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау планы 76 процентка үтәлгән
Бүгенге көнгә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау планы 76 процентка, ә сезонлы эшләр 85 процентка башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте, аның сүзләрен республика Рәисе матбугат хезмәте китерә.
«Программа төгәлләнгән муниципалитетлар арасында Алексеевск, Апас, Мөслим һәм Спас районнары. Программада каралган эшләр тәмамланган күпфатирлы йортларның гомуми саны 255 йортны тәшкил итә. Бүгенге көнгә ремонт эшләренең гомуми үтәлеше 76 процент, ә сезонлы эшләрнең үтәлеше 85 процент, дип бәяләнә. 545 йорт ремонтлау стадиясендә», - диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы республиканың 42 муниципалитетында гамәлгә ашырыла, эшләр һәр районда башкарыла.
«2025 елда программа нигезендә барлыгы 911 күпфатирлы йортны ремонтларга кирәк», - дип билгеләп үтте Айзатуллин.
Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, 26 муниципаль берәмлектә сезонлы эшләрне башкару графигы планнан читкә тайпылган. Аның сүзләренә караганда, 134 йорт графикта каралганнан акрынрак ремонтлана, биредә эшләр 80 проценттан азракка үтәлгән.