Татарстанда 1 сентябрьгә 213 белем бирү объектын ремонтлаячаклар
Татарстанда 1 сентябрьгә барлык 213 белем бирү объектын ремонтлаячаклар. Эшләр дүрт республика һәм дүрт федераль программа кысаларында алып барыла, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин. Аның сүзләрен республика Рәисе матбугат хезмәте китерә.
«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләр 98 процентка үтәлгән. Соңгы 2 атнада ремонт эшләре тәмамланган 3 балалар бакчасын исәпкә алганда, 9 объект тапшырылган. Быел барлыгы 11 балалар бакчасы ремонтлана. 8 ресурс үзәген ремонтлау эшләре (хисап чорында Сарман һәм Яшел Үзән районнарында тапшырылган ике объектны исәпкә алганда) 99 процентка башкарылган», - дип өстәде министр.
Шулай ук, аның сүзләренчә, Татарстанда гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясау программасы тулысынча тәмамланган, 74 мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланган. Шулай ук тулай торакларны ремонтлау программасы төгәлләнгән – хисап чорында Баулы, Кукмара районнарында һәм Казанда объектлар тапшырылган.
«Шулай итеп, мәгариф өлкәсендә 3 программа төгәлләнде. Бу белгечләрнең, подряд оешмаларының, профильле ведомстволарның һәм муниципалитетларның җаваплы һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә ирешелгән әһәмиятле нәтиҗә», - дип йомгаклады Айзатуллин.