Африка корпусында хезмәт итүгә Татарстанда контракт төзүчеләр 3 млн сум алачак
Татарстанда РФ Кораллы көчләре составында Россиядән читтә бурычларны үти торган Африка корпусына хәрби хезмәткәрләр җыю дәвам итә. Татарстанда контракт төзүчеләргә бер мәртәбә акчалата түләү каралган – 3,1 млн сум. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе.
Түләү ике өлештән тора: 2,7 млн сум – республикадан, 400 мең сум – Саклану министрлыгыннан.
Татарстанда контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң тулы озатып йөрүгә исәп тотарга була. Махсус сайт булдырылган, анда корпуска керергә теләүчеләр өчен тулы мәгълүмат бирелгән: таләпләр, хезмәт шартлары, ташламалар һәм түләүләр, ярдәм чаралары.
Сайтта нинди белгечләр кирәклеген, хәрби хезмәткәрләрнең командировкаларга ничек әзерләнәчәген белергә мөмкин, иң киң таралган сорауларга җаваплар бар. Шунда ук онлайн-консультация алырга һәм әңгәмәгә язылырга мөмкин.
Командировкада айлык акчалата түләү 230 мең сумнан башлана.
Кандидатларга төп таләпләр:
- РФ гражданлыгы;
- рядовой һәм сержантлар составы өчен – 45 яшькә кадәр, офицерлар өчен – 55 яшькә кадәр;
- наркотиклар һәм алкоголь белән проблемалар булмау, ВИЧ/СПИД авырулары, гепатитлар булмау;
- авыр маддәләр буенча хөкем ителүләр булмау;
- чит илгә чыгу рөхсәте;
- сәламәтлек торышы яхшы булу;
- медицина белеме генә булган хатын-кызлар-(45 яшькә кадәр);
- эссе климатны җиңел кичерүчеләр.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.