Рөстәм Миңнеханов һәм Оксана Лут Татарстанда фри-бәрәңге җитештерүче беренче завод ачты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут республикада фри-бәрәңге җитештерүче беренче заводны рәсми рәвештә ачты. Предприятие «Чистай» индустриаль паркында урнашкан.
Фри-бәрәңге җитештерү заводы проектын дәүләт экспертизасы быел кышын хуплады. Төзүче буларак «Чистай» агрохолдингының «Чиста Фри» оешмасы чыгыш ясады. Оешманың нигез салучысы – РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинның улы Альберт Хөснуллин.
Заводлар төзү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының максатларына туры килә.