Миңнеханов һәм Лут Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерү турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республикага эш сәфәре белән килгән Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган сөйләшү барышында яклар Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышты. Республика илнең авыл хуҗалыгы җитештерүе юнәлешендәге лидерларының берсе булып тора. Узган елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 340 миллиард сумнан артык булган.
Төбәк халыкның төп туклану продуктларына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Татарстан Федерация субъектлары арасында сөт җитештерү буенча беренче урында, бәрәңге җыю буенча икенче урында тора, шулай ук ит, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча лидерлар унлыгына керә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мондый яхшы нәтиҗәләргә Россия Президенты Владимир Путин, Федераль хөкүмәт һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән ирешкән.
Бүгенге көнгә Татарстанда чәчүлек мәйданнарының яртысы җыелган. Уртача уңдырышлылык – бер гектардан 40 центнердан күбрәк. 2,73 миллион тонна ашлык җыелган.
Моннан тыш, Миңнеханов һәм Лут төбәкнең агросәнәгать комплексын алга таба үстерү, тармакка ярдәм күрсәтү чаралары, авылда тормыш сыйфатын арттыру, кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген Оксана Лут Татарстанга сәфәре кысаларында Чистай районына киләчәк. Биредә ул бәрәңге эшкәртүче һәм консервлаучы яңа заводта булачак. Ул шулай ук Апас районындагы кошчылык фабрикасының эше белән танышачак һәм Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагын ачуда катнашачак.