«Татар-информ» Mediascope рейтингында июльдә Татарстанның иң яхшы мәгълүмат чарасы булды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы июль йомгаклары буенча «Дзен» һәм Mediascope мәгълүматлары нигезендә уникаль укучылар саны буенча төзелгән массакүләм мәгълүмат чаралары федераль рейтингына керде.
«Татар-информ» рейтингта 67нче урында урнашкан һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшысы дип танылган. Йөзлеккә, «Татар-информ»нан тыш, шулай ук «Бизнес Online» электрон газетасы да кергән (79нчы урында).
Федераль рейтингның лидеры – РБК. Аннан соң РИА Новости һәм ТАСС урнашкан.
Рейтинг Mediascope компаниясенең Cross Web проекты методологиясе нигезендә төзелгән. Тикшеренү компаниясе аны Рунетның иң зур мәйданчыкларын анализлау өчен куллана. Рейтинг автомат рәвештә формалаштырыла һәм һәр айның башында яңартыла.