Миңнеханов Фәйзуллин белән төзелештәге проектлар һәм программалар турында сөйләште
Бүген Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Сөйләшү барышында яклар төбәктә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук илкүләм проектлар кысаларында актуаль бурычларны хәл итү турында фикер алышты.
Бүген һәм иртәгә, 20 һәм 21 августта, Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы уза. Чараны ДОМ.РФ үсеш институты ярдәмендә Татарстан Хөкүмәте белән берлектә Россия Төзелеш министрлыгы оештыра.
Ирек Фәйзуллин форумның пленар утырышында катнашачак, дип көтелә. Аның темасы – «Кече шәһәрләр: Илһамландырырга. Үсәргә. Җиңәргә».
Моннан тыш, чара барышында түбәндәге темаларга да игътибар биреләчәк: «Шәһәр киңлеге белән идарә итү элементы буларак цифра», «Кече шәһәрләр: нокталар географиясеннән мәгънәләр географиясенә», «Мастер-планнарга 20 ел: нәтиҗәләр һәм яңа чакырулар», «Фән шәһәрләре, технополислар, интелполислар: белем җитештерүче шәһәрләр белән ничек идарә итәргә?».
Форумның төп вакыйгаларының берсе – X Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү.