«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды
Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 51 шәкерт – 20 ир-ат һәм 31 хатын-кыз, 4 ел дәвамында белем алганнан соң, Татарстан Мөфтие һәм мәдрәсә җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан дипломнар алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читтән торып уку бүлегенә шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның 20дән артык районыннан килде: Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, шулай ук Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Чиләбе, Свердловск һәм Мәскәү өлкәләреннән.
Фото: © Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Булачак имамнарга һәм абыстайларга дипломнар тапшыру тантанасында мәдрәсә җитәкчелеге, укытучылар, остазлар катнашты, алар чыгарылыш шәкертләренә һөнәри эшчәнлеккә керешкәндә иң изге теләкләрен җиткерде.
Мөфти Камил хәзрәт һәр мөселманга белем алуның зарурлыгын, кирәклеген ассызыклап, алган гыйлемнәрне җәмгыятьтә файдаланырга өндәде. Мәдрәсәдә үзләштергәннәр тормышта кулланылырга, халыкка таратылырга тиеш, дип ассызыклады. Мөфти шулай ук алган белемнәр белән генә тукталып калмаска, даими рәвештә аны арттырырга, һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәклеген билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.