Фәрит Мөхәммәтшин һәм Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең Телеграм-каналы хәбәр итә.
Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында узды.
Тантанада республика язучылары, Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.