Мәскәүдәге экстерриториаль сайлау участогының әзерлеген тикшерделәр
14 сентябрь көнне Татарстан Рәисен сайлауда Мәскәүдә дә катнашып булачак. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә экстерриториаль сайлау участогы эшләячәк. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәр итә.
Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре катнашында экстерриториаль сайлау участогының әзерлеге һәм оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
«Әлеге участок Мәскәүдә белем алучы Татарстан студентлары, башкалага килгән туристлар өчен уңайлы булачак. 14 сентябрьдә көн дәвамында вәкиллек территориясендә концерт номерлары, аш-су һәм бүләкләр әзерләнә. Безнең сайлау участогында алдан гариза бирергә өлгермәгәннәр шул көнне дә паспорт белән сайлау хокукына ия булалар», – диде Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәүдә сайлау участогы иртәнге сәгать 7.00дә ачылачак һәм кичке сәгать 20.00гә кадәр эшләячәк. Адресы – Мәскәү шәһәре, 3-й Котельнический переулок, 13/15 йорт, 1 корылма.