Крутой «Яңа дулкын» бәйгесе алдыннан: Казанда мондый вакыйгалар үткәрү өчен шартлар бар
Татарстан башкаласында югары дәрәҗәдәге чаралар уздыру өчен тиешле шартлар тудырыла. «Яңа дулкын» бәйгесенә («Новая волна») нигез салучы, композитор, продюсер һәм җырчы Игорь Крутой «VK Видео» мәйданчыгында конкурсны турыдан-туры трансляцияләгән вакытта шулай дип белдерде.
«Мин Казанны яратам! Казанда кешеләр шундый дәрәҗәдәге чаралар узсын өчен тиешле шартлар тудыра», - дип искәртте артист.
«Казан Универсиаданы, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын, WorlsSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Мин биредә нинди чаралар узуын һәм аларның ничек оештырылуын аңлый башладым инде. Күрәсезме, нинди бәйрәм», - дип өстәде продюсер.
Бүген кич Халыкара «Яңа дулкын 2025» яшь башкаручылар конкурсының рәсми ачылышы була. Ул Казанда 26 августка кадәр дәвам итәчәк.