Теләчедә Блогерлар Сабан туенда җырчы блогерлар чыгыш ясаячак
Быел 23 августта Теләченең Баландыш авылында икенче тапкыр Блогерлар Сабан туе узачак. Блогер Олеся Дмитриева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында җырчы блогерлар чыгышлары әзерләнүен хәбәр итте.
«Равил Закиров, Актаныштан Юлия һәм Иршат Нәбиевлар, Актаныштан үсеп килүче блогер Индира чыгыш ясаячак, Чувашиядән Рәмзия апа чыгыш ясаячак», – диде.
«Былтыргы Сабан туеның үзенчәлеге блогер Илнар Идрисовны өйләндерү булса, быел Сабан туенда милли кием, милли уеннарга өстенлек биреләчәк», – дип билгеләп узды.
Шулай ук, яшьләрнең теләген исәпкә алып, быел милли дискотека узачак. Ул Сабантуйдан соң кичке сәгать 8дән 10га кадәр булачак, диде Олеся.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Блогер Илнар Идрисов блогерлар көрәшендә Марат Клубника белән көрәшәчәген әйтте.
Төп бәйрәм чаралары сәгать 13.00дә башлана.