Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановның Татарстан үсешендәге казанышларын билгеләп үтте
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Очрашу Казанда «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумы кысаларында узды. ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова видео белән Телеграм-каналында уртаклашты.
Мишустин ассызыклаганча, Миңнехановны Россия Президенты Владимир Путин хуплый, һәм алдагы сайлауларда аның казанышлары лаеклы бәяләнер, дип ышаныч белдерде.
«Сезгә Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында чын күңелдән уңышлар телим», - диде Михаил Мишустин.
Рөстәм Миңнеханов җавап итеп Россия лидерына һәм РФ Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без зур Халыкара программалар алып барабыз. Сезгә, Хөкүмәткә зур рәхмәт – безнең барлык проектлар буенча тулы элемтәбез бар. Безнең өчен барлык шартлар да тудырылган, бары тик эшләргә генә кала», – диде Татарстан Рәисе.
Видео: Лилия Галимова Телеграм-каналы