Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Теләчедә Блогерлар Сабан туе һәм «Түгәрәк уен» – оештыручылар нинди сюрпризлар әзерли?

Оештыручылар быел бәйрәм милли төсмерләргә бай булачагын әйтә: милли киемгә, борынгы халык уеннарына өстенлек биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Батырга төп приз – тәкә

Теләче районы башлыгы киңәшчесе Илдар Мараков әйтүенчә, Баландыш авыл җирлеге башлыгы чараларга теләктәшлек тә күрсәткәч, оештыру сәләтенә дә ия булгач, бәйрәмне шунда үткәрәләр.

Блогерлар Сабан туенда татарча көрәш, ат чабышы оештырылачак. Балалар 35, 45, 55 кг авырлыкта бил алышачак. «Төп кульминация ноктасы блогерлар арасында көрәш булачак. Батырга төп приз – тәкә», – диде Илдар Мараков.

Төп бәйрәм чаралары 13.00 сәгатьтә башланса да, 10.00 сәгатьтә волейбол уены башланачак. «Өч команда ярыша: якташлар командасы, икенчесе – блогерлар, өченчесе – район хакимияте командасы. Уеннарны тамаша кылырга килә аласыз», – дип чакырды Илдар Мараков.

«Кемнәр Сабан туена милли образдан килә, бүләкләр отачак»

Блогерлар Сабан туе – «Ватаным Татарстан» газетасы инициативасы белән башланып киткән эш. Аның баш редакторы Илназ Фазуллин бүгенге тормышта блогерларның популярлыгын искәртеп узды.

«Блогерлар Сабан туен оештыру нияте үз аккаунтларын туган телдә алып баручы блогерларны туплау максатыннан туды. Андый аралашу кирәк. Монда барысы да бер урынга җыелып, үз укучылары, язылучылары белән аралашырга мөмкинлек туа», – диде Илназ Фазуллин.

Ул блогерларны журналистларның бер үк вакытта көндәше дә, дусты дип тә атады, ләкин, аның сүзләренчә, максатлар уртак – аудитория, укучылар, язылучылар өчен эшләү. «Матбугат чарасы тарафыннан блогерларны туплау бүгенге көн вазгыятенә туры килә», – ди ул.

Илназ Фазуллин Блогерлар Сабан туенда яраткан блогер белән фотога, видеога төшү мөмкинлеге булуын да билгеләп үтте. «Узган ел төрле районнардан гына түгел, Чувашия, Марий Эл, Ульяновскидан да яраткан блогерларын күрү өчен килүчеләр булды», – диде.

Редактор Теләче районы хакимиятенә дә рәхмәтләрен җиткерде. «Алар бу проектны ике куллап күтәреп алып, тормышка ашырдылар. Замана белән бергә атлый торган җитәкчелек эшләгәнгә рәхмәт», – диде.

«Ватаным Татарстан» газетасы Блогерлар Сабан туена милли киемдә килүчеләр өчен бүләкләр әзерләгән.

«Редакция тарафыннан килгән кешеләргә күчтәнәч әзерләдек. Блогерлар Сабан туеның быелгы концепциясе – милли үзенчәлекләрне күрсәтү, без шуны өстенлек итеп куйдык. Кемнәр Сабан туена милли образдан килә, бүләкләр отачак. Барлыгы биш номинация: «Милли образдагы ир-ат», «Милли образдагы хатын-кыз», «Милли образдагы бала», «Милли образдагы гаилә», «Милли образдагы блогер». Ниндидер чикләүләр юк, кем үзен ничек бизи, барысын да теркәп барачакбыз», – диде Илназ Фазуллин.

Катнашырга теләүчеләр «Ватаным Татарстан» локациясен эзләп табып, теркәлеп, андагы фотографка үзенең конкурста катнашуын әйтергә тиеш. «Фотограф төшерәчәк, аннары сайлап, мәйданга чакырып, зурлап, бүләкләр тапшырачакбыз», – диде редактор.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Теләче-Информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин сүзләренчә, «Түгәрәк уен» бәйрәмендә онытыла барган халык уеннарын искә алып, яңартып җибәреп, яшь буынга җиткерү максаты тора.

«Элек авылларда кичке уен оештырылган, капкалы, вакытка урак белән иген уру, капка төпләрендә йөзек салыш, көлтә бәйләү, себерке бәйләү, кадак кагу, икмәк күтәреп, мәйдан буенча йөгерү, икмәкне әрҗәгә төяп, бер урыннан икенче урынга күчерү кебек уеннар уйналган. Шуларны искә төшерербез. Бәйрәмгә әзерлек алып барыла. Көтеп калабыз», – диде Ленар Хуҗин.

Ул былтыр атлар чабышы өчен махсус ипподром булдырылганын, быел да ат чабышы үтәчәген әйтте. «Төрле мәгълүмат чараларыннан күреп, ат белән кызыксынган кешеләр дә килер дип өмет итәбез», – диде.

Ленар Хуҗин әйтүенчә, бәйрәмгә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова килүе көтелә. Шулай ук, «Теләче» район газетасы язылучылары арасында ике кешегә юллама уйнатылачак. Алдагы елларда төп бүләк бозау яки колын булган.

Ленар Хуҗин Блогерлар Сабан туе турында да фикерен әйтте. «Узган елда төрле төбәкләрдән дә килделәр. Быел да кайталар. Районыбыз экологик яктан чиста, эшмәкәрлек өчен дә уңайлы җирлек. Бәлки, блогерлар арасында безнең районда эшчәнлек алып баручылар да булыр. Төп максат шуннан гыйбарәт», – диде. Ул авыл көнкүрешеннән ерак булган блогерларны авыл тормышы белән таныштырачакларын да әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Блогер Олеся Дмитриева җырчы блогерлар чыгышлары әзерләнүен хәбәр итте. «Равил Закиров, Актаныштан Юлия һәм Иршат Нәбиевлар, Актаныштан үсеп килүче блогер Индира чыгыш ясаячак, Чувашиядән Рәмзия апа чыгыш ясаячак», – диде.

«Былтыргы Сабан туеның үзенчәлеге блогер Илнар Идрисовны өйләндерү булса, быел Сабан туенда милли кием, милли уеннарга өстенлек биреләчәк», – дип билгеләп узды.

Шулай ук, яшьләрнең теләген исәпкә алып, быел милли дискотека узачак. Ул Сабантуйдан соң кичке сәгать 8дән 10га кадәр булачак, диде Олеся.

Блогер Илнар Идрисов блогерлар көрәшендә Марат Клубника белән көрәшәчәген әйтте.

Илназ Фазуллин матбугат очрашуы азагында барлык блогерларны чарада катнашырга чакырды. «Афишаларда булган блогерлар, төгәл кайтабыз, диделәр, ләкин без чикләмибез. Әгәр чакыру барып ирешмәгән булса, барысын да көтәбез. Башлап килүче, кыенсына торган, үз аудиторияләре белән аралашырга куркыбрак торган блогерлар булырга мөмкин. Бу коллегалар белән очрашып аралашырга менә дигән форсат. Үзен блогер дип санаган һәркемне көтеп калабыз», – диде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России