«Иделем акчарлагы» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25нче тапкыр узачак. «Юбилей елы уңаеннан эшләрне кабул итүне гадәттәгедән иртәрәк башларга булдык», дип хәбәр итә оештыручылар.
Бәйге ике яшь категориясендә: 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр үткәрелә.
Бәйгегә эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә: поэзия, проза, драма.
Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.
Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.