Җырчы Алсу «Яңа дулкын»да гаилә традицияләре, татар ашларына мәхәббәте турында сөйләде
Казанда «Яңа дулкын» («Новая волна») халыкара конкурсын ачу тантанасында җырчы Алсу журналистларга тарихи Ватанына бәйле истәлекләре белән уртаклашты һәм әнисе аның тормышында төп тәнкыйтьче булып калуын әйтте.
Татарстанга килгәч, Алсуга туганнары белән очрашырга җай чыккан. «Минем монда сеңелләрем, туганнан туган апаларым, дусларым, иптәшләрем – барысын да күреп өлгерергә тиешмен!» – дип аңлатты ул.
Җырчы билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта ул Мәскәүдә туганнары белән ешрак очраша икән, әмма Казандагы очрашулар аеруча кадерле.
Милли ризыклар турында да сүз чыкты. «Өчпочмакны һәм зур бәлешне яратам», – диде Алсу.
Җырчы шулай ук әнисе белән мөнәсәбәтләренең серен ачты. Аның сүзләренчә, әнисе аның иң кырыс һәм конструктив тәнкыйтьчесе булып кала. «Әни мине мактаса, чыннан да яхшы килеп чыкканын аңлыйм», – диде җырчы.
Нәкъ менә аның хуплавы минем өчен иҗатка иң югары бәя булды, дип искәртте ул.
Пәнҗешәмбе, 21 августта, New Wave Hall концерт мәйданчыгында Халыкара «Яңа дулкын 2025» яшь башкаручылар конкурсын ачу тантанасы булды. Бәйге 26 августка кадәр дәвам итәчәк.