Казан яшьләр саммиты кунакларын Идел буеның милли мәдәнияте белән таныштырачаклар
26-29 августта Кабан күле буенда һәм Иске Татар бистәсендә «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале була. Ул 2025 елгы Казан Глобаль яшьләр саммитының мәдәни программасы кысаларында уза. Шулай ук ул традицион «Печән базары» Татар мәдәнияте фестивален һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын тулыландырачак. Бу хакта «Татар-информ»га саммитның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кабан күлендәге фестиваль саммит программасының якты вакыйгасы булачак. Бу концерт яки традицияләр күрсәтү генә түгел, ә мәдәниятләр диалогы өчен чын мәйданчык, анда бер киңлектә музыка, кино, һөнәрчелек һәм хәтта милли спорт төрләре дә үрелеп бара», – дип билгеләп үтте агентлык белән әңгәмәдә ТР Рәисе ярдәмчесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Фестивальнең барыбыз өчен дә – Казан халкы, кунаклары, шулай ук саммитның чит ил делегатлары өчен дә ачык булуы мөһим, ул шәһәребезнең һәм республикабызның күптөрлелектә һәм кешеләрне мәдәният һәм иҗат аша берләштерүдә зур байлыгы булуын күрсәтә», – дип өстәде ул.
Дүрт көн дәвамында саммит кунаклары Идел буе халыкларының милли киемнәре, музыкасы, биюләре һәм һөнәрләре белән таныша ала. Шәһәр урамнарында иҗади мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, халык сәнгате күргәзмәләре һәм этник коллективлар концертлары була.
2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин хәрәкәтне булдыру турындагы карарга имза куйды. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың Яшьләр министрлыгының элеккеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән эшләячәк Республика Координацион советын төзү турындагы карарны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзады.