Татарстан «Безнең ишегалды»н федераль форумда тәкъдим итте: «Күршеләр дусларга әйләнә»
Татарстан «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумында төзекләндерү һәм бергәлекләр белән эшләү инициативаларын – ТР Рәисенең «Безнең ишегалды», «Курше Фест» һәм «Татарстанда җәй» программаларын тәкъдим итте. Бу инициативалар нинди нәтиҗәләргә китерде һәм алар федераль дәрәҗәгә чыга алырмы – «Татар-информ» репортажында.
Кичә һәм бүген, 20-21 августта, Татарстан башкаласында «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы үткәрелә
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Безнең ишегалды»н башлап кына җибәргән чакта, йортларда яшәүчеләр бер-берсен белми дә иде»
20-21 августта Татарстан башкаласында «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы үткәрелде. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. Форум бөтен илдән экспертлар, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җыйды.
Форумның төп блокларының берсе иҗтимагый киңлекләр темасына багышланды. Иҗтимагый киңлекләр өчен вакыйгалар булдыру һәм бергәлекләр белән эшләүгә багышланган лекторийда республиканың уңышлы инициативалары тәкъдим ителде. Алар арасында – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башлап җибәрелгән «Безнең ишегалды», «Күрше Фест» һәм «Татарстанда җәй» программалары.
«Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова «Татар-информ»га Татарстанда ишегалды территорияләрендә яшәүчеләр белән ничек эшләүләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда башлап җибәрелгән, әзерлек исә 2019 елда ук башланган. Җиде меңгә якын ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. Бүгенге көнгә шуларның алты меңе инде тәртипкә китерелгән.
«Без эшне башлап кына җибәргән чакта, иске йортларда яшәүчеләр бер-берсен белми дә иде. Бу программа иң элек кешеләргә танышырга ярдәм итә. Шуннан соң бергәлекләр формалаша башлый: әниләр балалар белән пикниклар оештыра, автомобиль йөртүчеләр транспортларын кайда ремонтлаулары турында сөйләшә, өлкән яшьтәге кешеләр территорияләрнең сакланышын күзәтеп тора», – диде программаның кураторы.
Арина Петрова: «Без эшне башлап кына җибәргән чакта, иске йортларда яшәүчеләр бер-берсен белми дә иде. Бу программа иң элек кешеләргә танышырга ярдәм итә»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Россиянең бер генә төбәгендә дә «Күрше Фест»ның аналоглары юк»
Республика ишегалларының инфраструктурасын яхшырту белән генә чикләнмәскә булдык – аларда бергәлекләр формалаштыру да мөһим. Нәкъ менә шул максат белән «Күрше Фест» дип аталган яңа проект барлыкка килде, дип аңлатты Арина Петрова.
«Республикага бәхет елмайды, дип саныйм. Нәкъ менә быел бездә шундый шәп конкурс башлап җибәрделәр, аның аналоглары Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Моны конкурста катнашучылар арасында бүлеп бирә торган грант белән чагыштырырга була», – дип ассызыклады ул.
Конкурс ишегалларында яшәүчеләргә бер-берсе белән танышырга һәм бергәлекләр формалаштырырга ярдәм итүче чаралар уздыруга юнәлтелгән. Катнашучылар арасында гади активистлар да, коммерцияле булмаган оешмалар да бар.
«Күршеләр бер-берсен танып белүе һәм үзләре яшәгән территорияне саклаулары бик мөһим. Әһәмиятле чара оештыру өчен күзләре янып тора торган бер кеше җитә. Без инглиз теле клубларыннан, робототехника буенча берләшмәләрдән һәм башка бик күп төрле оешмалардан гаризалар кабул иттек», - дип сөйләде Петрова.
Бүгенге көнгә барлыгы 65 җиңүче билгеләнгән. Алар инде 180нән артык чара үткәргән, ә сентябрь азагына кадәр 300дән артык инициатива планлаштырылган. Республикада шулай ук халык арасында тавыш бирү оештырылды, аның нәтиҗәсендә өстәмә җиңүчеләр билгеләнде. Бу Лаеш һәм Зәй районнары булды.
«Җиңүчеләрне игълан иткәндә һәм сертификатлар тапшырганда, мин аларның дәртенә, энтузиазмына шаккаттым. Бу искиткеч кешеләр. «Кайдан көч аласыз?» - дип сорадым. Аларның барысының да төп эш урыннары бар, ә алар бик күп кешегә файда китерә торган иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә вакыт таба. Бу бик нык илһамландыра. Мин бу кешеләрнең һәрберсе белән танышуыма чын күңелдән шат булдым», – диде «Безнең ишегалды» кураторы.
Чара вакытында «Казан Экспо» күргәзмәләр залын паркка әйләндерделәр: анда кече архитектура формалары, фонтаннар һәм балалар өчен уен комплекслары барлыкка килде
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Безнең ишегалды» саннарда: футбол кырыннан алып стратосферага кадәр
«Казан Экспо»да ачылган «Шәһәр-бакча» күргәзмәсендә «Безнең ишегалды» программасына Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының аерым стенды багышланган иде. Оештыручылар алты еллык эш нәтиҗәләрен күрсәтте: кешеләр белән 10,8 мең җыелыш үткәрелгән, 5,8 мең ишегалды төзекләндерелгән, ә яңартылган мохит 1,6 миллион кешене колачлаган.
Бу вакыт дәвамында проектка барлыгы 54 миллиард сум акча юнәлтелгән. 11,5 миллион квадрат метр асфальт салынган – бу 1621 футбол кырын түшәрлек мәйдан. 21 меңнән артык эскәмия һәм терәк баганаларының озынлыгы «стратосферага кадәр җитәрлек» 10 мең фонарь урнаштырылган. Бер миллион квадрат метрдан артык брусчатка җәелгән – бу Кызыл мәйданны түшәргә җитәрлек брусчатка.
Чара вакытында «Казан Экспо» күргәзмәләр залын паркка әйләндерделәр: анда кече архитектура формалары, фонтаннар һәм балалар өчен уен комплекслары барлыкка килде.
Шулай ук Россиянең һәм Татарстанның зур предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итте. «Татнефть» төрле типтагы торбаларның кисемен күрсәтте, шул рәвешле ул ун ел дәвамында эксплуатацияләгәннән соң торбалар белән нәрсә булуын аңлатты. КамАЗ компаниянең беренче генераль директоры Лев Васильев исемендәге парк-музейда урнашкан заманча интерактив киңлек – визит-үзәкнең стендын күрсәтте. Үзәк сәнәгать туризмын үстерү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру өчен булдырылган.
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының аерым стенды Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсына багышланган. 2018 елдан бирле конкурска 88 төбәктән 3,7 мең гариза кабул ителгән, 1,6 мең проект сайлап алынган. Алар арасында – 945 парк, 301 яр буе, 367 урам һәм җәяүлеләр зонасы, 262 мәйдан. 926 инициатива инде гамәлгә ашырылган, тагын 389 инициативаны гамәлгә ашыру процессы дәвам итә. 2025 елда конкурска 527 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан 294 җиңүче 25 миллиард сум күләмендә федераль финанслау алачак.
Ольга Павлова: «Безнең ишегалды» программасында иң мөһим нәрсә – кешеләр үзләре катнашуы. Халык ишегалды нинди булачагын үзе хәл итә»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Татарстанның «Безнең ишегалды» программасы башка төбәкләр өчен үрнәк булырга мөмкин
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бөтен ил буйлап шундый ук инициативалар булдыру өчен үрнәк булырга мөмкин. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе әгъзасы Ольга Павлова белдерде.
«Безнең күп кенә коллегаларга бу практика бик ошар дип уйлыйм. Әмма бер нюанс бар: Россия үзенең төбәкләре белән көчле. Һәр субъектның милли-мәдәни үзенчәлекләре бар, шуңа күрә бер үк проектны бөтен җиргә таратып булмый. Һәр төбәк үз компонентын үстерергә тиеш. Шул вакытта программа бик көчле рәвештә эшли башлаячак», - дип ассызыклады Павлова.
Аның сүзләренчә, Татарстан инициативасының төп кыйммәте – кешеләр үзләре турыдан-туры катнашуда. Кешеләр хакимият белән бергә ишегаллары нинди булачагын хәл итә – спорт ишегалды, музыкаль ишегалды яки гаилә ишегалды.
«Безнең ишегалды» программасында иң мөһим нәрсә – кешеләрнең катнашуы. Халык ишегалды нинди булачагын үзе хәл итә: спорт ишегалды, музыкаль ишегалды, ачык һавада карый торган кинотеатрлы яки балалар өчен уен мәйданчыгы корылган ишегалды. Монда төп рольне гаилә уйный – кечесеннән алып олысына кадәр бөтенесе катнаша. Бу ишегалларын уңайлы итеп кенә калмый, кешеләрне берләштерә, җәмгыять белән хакимият арасында ышаныч һәм турыдан-туры диалог булдыра», - диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Ярослав Нилов: «Һәрбер ишегалды – ул кешеләрнең шәхси иҗтимагый киңлеге. Татарстанда бу темага системалы рәвештә карыйлар: спорт мәйданчыклары, балалар өчен комплекслар, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен инфраструктура»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Татарстан шәһәр мохитен төзекләндерү һәм үстерүдә үрнәк күрсәтә»
Татарстан бүген төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе санала. Республиканың уңышлы тәҗрибәсе федерациянең башка субъектлары өчен дә үрнәк булырга мөмкин, дип белдерде лекторий спикеры – Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.
Ул соңгы елларда Татарстанга еш килүе һәм республика районнары ничек үзгәрүен билгеләп үтте. Менделеевскида, мәсәлән, скверларда эшкәртелгән материаллардан ясалган эскәмияләр урнаштырганнар. Бу бер үк вакытта экология мәсьәләсен дә, икенчел чимал куллану мәсьәләсен дә хәл иткән. Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән коляскада йөрүчеләр өчен уңайлы комлык барлыкка килгән.
Нилов шулай ук уңышлы мисал буларак Казанның төзекләндерелгән Зәңгәр күлләрен һәм республиканың ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заманча инфраструктура булдырылган башка парк зоналарын да атады.
«Татарстанга килгән саен Зәңгәр күлләргә барырга тырышам. Мин бу урынны Татарстан Шамбаласы яки, суның төсен исәпкә алып, Казан яки Татарстан Мальдивлары дип атыйм. Бу шундый яхшы төзекләндерелгән урын. Барысы да шундый пөхтә, матур, заманча итеп эшләнгән! Променад, чишенү бүлмәләре, бәдрәфләр, кафе – барысы да кешеләр өчен. Килү белән күпме бала сикерешкәнен күрәсең. Бу кәефне дә күтәрә, сәламәтлекне дә яхшырта, чыныктыра да», – диде парламентарий.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Нилов Татарстанда ишегалды территорияләре үсешен аерым телгә алды. Ул бу юнәлешне төп юнәлеш дип атады һәм уңышлы мисалларның берсе буларак «Безнең ишегалды» программасын билгеләп үтте.
«Һәрбер ишегалды – ул кешеләрнең шәхси иҗтимагый киңлеге. Татарстанда бу темага системалы рәвештә карыйлар: спорт мәйданчыклары, балалар өчен комплекслар, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен инфраструктура. Бу бик мөһим», - диде парламентарий.
Аның фикеренчә, нәкъ менә хакимиятнең һәм халыкның комплекслы эше Татарстанны төзекләндерүдә лидер итә.
«Һәр төбәкнең үз үзенчәлеге бар. Татарстан исә дисциплинасы һәм җаваплылыгы, төбәк хакимияте республикада барган барлык вакыйгаларны көчле контрольдә тотуы белән аерылып тора: республикада сроклар, башкаручылар, җавап бирү чаралары, шул исәптән дисциплинар чаралар бар. Нәкъ менә шулар нәтиҗә бирә дә», - дип йомгаклады сүзен Нилов.
Александра Давыдова, «Татар-информ»