Тукай районында яшәүче гаиләдә уникенче бала туган
Тукай районының Татарстан бистәсендә яшәүче Римкуте гаиләсендә 12нче бала тууы теркәлгән. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Әниләре һәм өлкән балалары, Тимерхан һәм Эвелина, яңа туган Риананың туу турында таныклыгын алу өчен район ЗАГС бүлегенә килделәр. Гаиләдә олы уллары Эдгардка 25 яшь инде..
Тукай районы ЗАГС бүлеге зур һәм тату Римкуте гаиләсен чын күңелдән котлый һәм аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге тели, диелгән хәбәрдә.