Казанда 1 сентябрьдә 17 меңгә якын беренче сыйныф укучысы парта артына утырачак
Казанда 1 сентябрьдә 181 мең укучы парта артына утырачак, шуларның 17 меңгә якыны - беренче сыйныф укучылары. Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
Иң күп укучы 184нче гимназиягә тупланган – анда 12 беренче сыйныфта 423 бала белем алачак.
Шулай ук 174нче гимназиядә (405 беренче сыйныф укучысы) һәм 185нче лицейда (351 укучы) да уникешәр беренче сыйныф формалаштырылган.
Моннан тыш, 83нче, 182нче, 186нчы лицейларда һәм 107нче гимназиядә унышар беренче сыйныф ачылган.
«Бер параллельдә 400 беренче сыйныф укучысы – бездә беренче тапкыр гына түгел. Мондый хәлгә күнегүе авыр -беренче сыйныф укучылары нибары 400 генә булган шәһәрләр дә бар, дөрес, бу безнең республикада түгел. Безне, һичшиксез, туучылар санының артуы шатландыра. 2050 елда Казанда, Татарстанда һәм Россиядә язмышларны актив хәл итәчәк балалар беренче сыйныфка килә. Балаларыбызның язмышы – укытучылар һәм ата-аналар кулында, без ничек әзерләсәк, алар олы тормышка шулай аяк басачак, хөрмәтле коллегалар», - дип белдерде Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин.