Түбән Камада 15 яшьлек кызны наркотик яшергән вакытта тотканнар
Түбән Камада полиция хезмәткәрләре 15 һәм 19 яшьлек ике кызны наркотик яшергән вакытта тоткан.
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Корабельная урамында кызларда гомуми авырлыгы 0,73 грамм тәшкил иткән клефедрон тапканнар.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре бер кызның фатирында шундый ук наркотик матдә салынган 5,05 граммга якын авырлыктагы биш төргәк табып алган. Криминаль товар алга таба сату өчен билгеләнгән булган. Соңрак оперативниклар шәһәр читендә әлеге кызлар җиһазландырган 10 яшерен урынга юлыккан.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Тикшерүче үтенече буенча кызларның берсе сак астына алынган.