Равил Әхмәтшин Кытайның Чанчунь шәһәрендә совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды
ТР вице-премьеры һәм Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин эш сәфәре белән Кытайга килде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бүген сәфәр кысаларында Равил Әхмәтшин Россиянең Шэньяндагы генераль консулы Наталья Прыжкова һәм РФ Дәүләт Думасының идарә башлыгы урынбасары Игорь Грейзе белән бергә Чанчунь шәһәренең Халык мәйданында совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ул «Кытай – Төньяк-Көнчыгыш Азия» халыкара күргәзмәсендә катнашачак.