Россиядә куркыныч контенттан файдалануны ирекле чикләү механизмы булдырылачак
Хөкүмәт раслаган чаралар планы нигезендә Россиядә интернетта потенциаль куркыныч тудыручы контенттан файдалану мөмкинлеген ирекле чикләү механизмы барлыкка килергә мөмкин. Документ белән ТАСС агентлыгы танышкан.
Инициативаны әзерләүдә Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор), Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм башка ведомстволар катнашачак. Механизм кулланучыларга куркыныч тудырырга мөмкин булган, әмма шул ук вакытта гамәлдәге чикләүләргә эләкмәгән мәгълүматка кагыла.
Бурычны үтәү срогы - 2027 елның өченче кварталы. Эш нәтиҗәләре буенча профиль ведомстволар Хөкүмәткә үз тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш булачак.