Табиб яңа вируслардан ничек сакланырга икәнен сөйләде
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре Россиядә Гонконг һәм дуңгыз гриппы штаммнары циркуляциясе турында кисәтә. Шулай да, алар фикеренчә, принципиаль яңа патоген — «Икс авыруы» барлыкка килүе аеруча куркыныч тудыра. COVID-19 пандемиясе бу контекстта «җиңел режимда күнегүләр» буларак карала, диелә.
Саклауның төп чаралары элеккечә үк – вакцинация һәм битлек кию. Шулай ук ОРВИ симптомнары белән эшкә чыкмау бик мөһим.
Табиб-иммунолог Владислав Жемчугов «Радио 1» белән әңгәмәдә әйткәнчә, экспертлар ковид тәҗрибәсе нигезендә булачак куркынычларның модельләрен билгелиләр.
Профилактиканың иң яхшы ысулы дип ул вакытында табиб янына бару һәм тикшерелүне атады.