Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдинг директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Батыр Эмеев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов вице-премьер, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллинга «Оптикэнерго»га җирле предприятие вәкилләреннән торган Татарстан делегациясен җибәрергә тәкъдим итте.
«Мордовиягә киләсе сәфәремдә мин дә сезнең производство белән танышып чыгармын», - дип билгеләп үтте республика лидеры.
Россия Фәннәр академиясе академигы, Д.И.Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте вице-президенты Юлия Горбунова яшь буынны табигый фәннәргә җәлеп итүгә, Дмитрий Иванович Менделеев мирасын популярлаштыруга, шулай ук Россия фәне тарихы һәм заманча технологик казанышлар арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән масштаблы белем бирү һәм фәнни-агарту программасын тәкъдим итте.
Юлия Горбунова Мәскәү һәм Дзержинскида Полимерлар йорты мәйданчыгында СИБУР белән уртак чараларны мисал итеп китерде.
Оештыручылар Татарстан мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре һәм хакимият органнары белән үзара партнерлыкка әзер, фәнне популярлаштыруның уртак программаларын булдыруны хуплыйлар. Аерым алганда, Юлия Горбунова республиканың яңа «Физик-химик алгарыш» проектына югары бәя бирде.
Ул шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы тарафыннан хупланган, 2026 елда Татарстанда химия укытучылары һәм V-XI сыйныф укучылары өчен «Менделеевск маршруты» күчмә җәйге мәктәбе проектын тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – илнең алдынгы химия һәм нефть химиясе үзәкләреннән берсе.
«Кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик мөһим, бу эшне мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк. Без сезнең белем бирү программасын тулысынча хуплыйбыз, бергә эшләячәкбез», - дип искәртте ул.