Генераль прокурор Игорь Краснов Югары суд рәисе постына дәгъва итү турында гариза бирде
Генераль прокурор Игорь Краснов Россия Федерациясе Югары Суды рәисе вазифасына дәгъва итү турында гариза бирде.
Югары суд рәисен Федерация Советы Россия Президенты тәкъдиме нигезендә һәм Россия Федерациясе судьялары югары квалификация коллегиясенең уңай бәяләмәсе белән алты елга билгели.
Владимир Путин 22 августта Игорь Красновка «Законлылыкны ныгытудагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» Россия Федерациясенең атказанган юристы исемен бирде.
Краснов РФ Генераль прокуроры вазифасын 2020 елның 22 гыйнварыннан бирле башкара. Әлеге вазифага ул Юрий Чайка урынына билгеләнгән иде.