Татарстанда яшәүчеләр сентябрьдә Ай тотылу күренешен күзәтә алачак
Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр 7 сентябрьдә Ай тотылуны күзәтә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га астроном, астрофизик, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең астрономия институтының физика һәм йолдызлар эволюциясе бүлеге җитәкчесе Дмитрий Вибе хәбәр итте.
«7 сентябрьдә Ай тотылу булачак. Ул Россиянең күпчелек территориясендә, шул исәптән Татарстанда да күренәчәк. Гомумән, астрономик күренешләр җир өслегенең бик зур өлешеннән күренә», - диде агентлык әңгәмәдәше.