Тинчурин театры сезонның беренче премьерасын чыгара
Тинчурин театрының Горький урамындагы бинасында соңгы премьераны – сезоннын беренче премьерасын режиссер Зиннур Сөләйманов чыгара.
«24 июльдән бирле эшлибез. Репетицияләр бара. Спектакль кабалануларсыз матур гына чыгып килә», диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Йөрәккә дә ремонт кирәк» лирик комедиясенә багышланган матбугат конференциясендә.
«Бу – тормышчан, җылы комедия, монда уйланырлык та, еларлык та урын табарсыз. Төп максатыбыз – тамашачыга якынрак булу, аның белән бер сулышта булу. Тамашачы персонажларда үзләрен һәм дусларын таный алыр», диде режиссер Зиннур Сөләйманов.
Ул моңарчы театрның берничә артисты белән «Нәзер» спектаклен куйган иде. Хәзер дә шул ук артистлар - Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева һәм Рөстәм Гайзуллин белән эшләгән.
Спектакль Айгөл Əхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде» пьесасы буенча куелган. Премьера 4-5 сентябрь көннәренә билгеләнгән.